“Сандугач һәм шагыйрь“
Сандугач һәм шагыйрь.
(авторы: Әхмәтова Гөлгенә)
Сандугачны читлеккә яп,
“Җырла!”- диеп әмер бир,
Җырлата алмас һичкем аны
Тырышса да түгеп тир...
Беркөн шулай бер шагыйрь
Сандугач тотты иртән,
Үзәк өзеп сайравына
соклана иде күптән.
“Сандугач, дим! Җырла әле.
Читлегең алтын менә,
Сырлы-сырлы рәшәткәле
Җырла инде бер генә!
Җил-янгыр да үтмәс хәзер,
Ышык булыр читлегең,
Онытырсың бәлки тиздән
Әрәмәнең киңлеген?..
Нәрсә булды? Ник боектың?
Иң монлы кош Син менә,
Тыңлап алыйм тагын, әйдә,
Җырла дим бит бер генә!
Нишләп инде сайрамыйсың?
Читлегең ошамыймы?
Иректә канат кагынмый
Күңелең бушанмыймы?”
Сандугач телгә килде дә
Нәкъ кешечә сүз катты,
Озак дәшми торгач шулай
Килешүгә җай тапты.
“Ярар”-диде, “Күнәм”- диде,
“Әмереңне үтәрмен...
Шигырь язсаң минем өчен
Җыр белән мин түләрмен.
Алтын каләм, затлы кәгазь
Ни теләсәң шуны яз!
Шартым ләкин сиңа шундый –
Язар урының булсын баз!
Караңгы һәм тирән булсын,
Тавыш-тын да кермәсен,
Кояш нуры, таң җиленең
иркәлә