Намаз уку - авыр ул!

Намаз уку – авыр ул! Аңа вакыт та юк шул! Кайбер кеше шулай ди, Аклана ул, хәйләли! ) Намаз уку җип-җиңел, Мин да укыйм аны гел! Теләсәгез - өйрәтәм: Тезәм тәртибен рәттән! Кулны-битне юасың, Баш-колакны сыпрасың, Аякларыңны югач, Намазлыкка басасың! Аллаһ әкбәр диясең! Әлхәмне син беләсең! Сүрәдән соң рөкугътыр, Һәм сәҗдә ике тапкыр! Тор, эшлә шуны кабат, Әт-тәхият, салават! Як-ягына бир сәлам! Иртәнге намаз тәмам!
Back to Top