Айдар Ракипов - Телевизионный конкурс “БАШКОРТ ЙЫРЫ“ 2017.
Мин үзем Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төпләнгән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы.
— Чыннан да, безнең тормыш – үзе бер спорт аренасы кебек бит. Спортчылар, үз алдына максатлар куеп, югары үрләргә ирешкән кебек, кешеләр дә үрләр яулый, яңаларын билгели. Миңа бу бик якын, чөнки үем спортсыз тора алмыйм . Кечкенәдән волейбол белән мавыгам. Ә бүген Татарстан эстрадасы йолдызлары белән волейбол ярышларында катнашам. Бу стресс, киеренкелектән арынырга ярдәм итә
.— Җыр сайлау — зур проблема ул. Бүген хит булдыру берни тормый, тик төпле җырлар сирәк. Ә бит җырчыга зур миссия йөкләтелгән, чөнки кешеләр шатлыкта да, кайгыда да җыр тыңлый. Димәк, ул яхшы көе һәм мәгънәле сүзләре белән халыкны тәрбияләргә, зәвыгын формалаштырыр