Video by Nadir Samigullin
Бүген без “Этнокухня” проектында казак дусларыбызны, ә алар безне милли ризыклар белән сыйлады. Барсыда бик тәмле булды, рецептлары белән бик кызыксындылар һәм бер-берсе белән бүлештеләр. Шул арада җыр-бию номерларын да тәкъдим итеп өлгерделәр. Кунаклар арасында төрле милләт халкыда бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, барысыда бик шат, канәгатъ булып кайтып китте. Безнең милләт исеменнән катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез!