“Ак чәчәкләр ява – дөнья матур”,

Ап-ак карлар ява җир өстенә Агачларга килеп сарыла. Бар табигать энҗе сипкән сыман Гүзәллектән күзләр чагыла. Тәрәзләрдә кышкы, матур бизәк Теләгәнең анда табыла. Өлкәннәр дә сөенә шуны күреп Күңел кайта сабый чагына. Мондый мизгел бары кышта гына Кем сөенмәс шундый чагында. Ап-ак кардай энҗе яуган чакта Бәхет юрыйк җирдә барына.
Back to Top