Татарча Тираж | Мхмт Гал Болганчык еллар

Беренче чыгарылышның кунагы — хореограф Нурбәк Батулла — Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” китабын тәкъдим итә. XIX гасыр татарларын нәрсә борчыган, алар тормышында нинди кыенлыклар булуын белергә теләсәгез, һичшиксез бу әсәр белән танышырга тиешсез. Ә инде театр сәнгатен сөючеләр 2022 елның яңа сезонында Г.Камал театрында “Болганчык еллар” әсәре буенча сәхнәләштерелгән яңа спектакльне дә күрә алачак. “Татарча Тираж” проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән гамәлгә куела. Видеода URTIC дуэтының “Сөембикә“ композициясе яңгырый.
Back to Top