Juna - Yashel Kuzle (Live)

Слушать альбом Amanat на всех площадках: Yashel kuzlе /Яшел күзле алар бии таңга кадәр болыннарда. сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе! алар елый, яшеренеп үләннәргә – үзләредәй яшел күзле, яшел күзле. алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлап уйнап кына йөгерек җил узганмыни! алар китә, артларыннан эз калдырмый, берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый. алар көтә – айга, елга сузыламы, сузыламы бер гасырга, аннан ары... алар кача кешеләрдән ераккарак, сизә калса сүзләрендә ялган барын. алар белә: югалсалар – ахыр булыр. төсләре дә онытылыр, үзләре дә. дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә, бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә. ...бераз кырку тоелыр ул август төне: нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле. һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә – кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле. Луиза Янсуар сүзләре Над проектом работали: Визуальное оформление: компания «О.П.Г.», Ильдар Якупов, Надя Кимельяр. Запись звука и сведение: Тимур Милюков. Художник по свету: Рустем Каримов Оператор-постановщик: Артем Каишев Операторы: Егор Зайцев, Лейсан Хазиева Монтаж: Ильяс Гафаров Администратор: Эндже Гиззатова Следите за новостями Juna: Instagram Bandcamp Facebook
Back to Top