Кайта торган юл булса (Яшьлегемә кайтыр идем) Әхмәт Ерикәй сүз. Илдус Якубов көе
Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.
Яшьлегем- дип өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.