КАБАТ ТУДЫМ ДӨНЬЯГА♨️БИК МАТУР ШИГЫРЬ

🙏Кабат тудым бүген мин дөньяга. Шундый якты хисләр күңелдә. Очып китәр идем күбәләктәй Булса әгәр канат иңнәрдә. 🙏Бетсә синдә берчак яшәү дәрте Өмет чаткың сүнсә бер мәлгә. Башкаеңа килсә төрле уйлар Тик үзеңә кала түзәргә. 🙏Бер җылы сүз җитә шул халәтне Күңелеңнән алып ташларга. Авыр минутларны артта куеп Яңа матур тормыш башларга. 🙏Мин телимен барчабызга саулык Жәлләмәсен Раббым, беркемнән Кабат туган кебек бул син дөньяга - Барсы тора Кеше үзеңнән! 🙏Изге җомга көне бүген, дуслар Тик изгелек булсын җаннарда. Киң колачын җәеп, бөек Раббым Каршы алсын безне таңнарда. 🙏Туар көнгә әгәр аяк бассак Яхшы гамәлләрдән читләшми. Биш савабы белән разый булып Бирер безгә Аллаһ жәлләми. 🙏Изге җомга көне белән, дуслар Телим сезгә матур теләкләр. Исән- имин үтсен көннәребез Юлдаш булсын тик изгелекләр. 🙏Бөек Раббым һәрчак ярдәм итсен Мәчет ишекләрен ачарга. Мәхрүм булсаң шушы халәттән син Ярдәм итсен өйдә укырга. 🙏Тәмле ашлар, кайнар чәйләр белән Каршы алыйк дусны-туганны. Олыларның сүзен онытмыйкчы Оҗмах ашы була дигәнне. 🙏Гүр иясе булгач Раббым безгә Бирер дуслар шундый сорауны. “Күршең белән ничек яшәдең син?“ Бирү кирәк туры җавапны. 🙏Тормышта бит төрле хәлләр була Син керәсең йөгреп күршеңә. Рәхмәтле бул, иң беренче булып Ярдәм кулы сузган КҮРШЕҢӘ! Автор Анфира Миргалимова ЯР Чаллы шәһәре
Back to Top