Гөлинә ШӘЙХИ – Әллә заман, әллә мин үзгәрдем / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: TIKTOK: Әллә заман, әллә мин үзгәрдем - Усалландым кебек. Тормышның һәр сынавына Карыйм хәзер көлеп. Сыгылмыймын давылда да, Канат ныгыган! Үтте инде ул заманнар Абынып егылган. Җилләрнең дә (каршысына!) Барамын атлап. Яши белмим (җай чыкканча!) Кемнедер кабатлап! Кеше сүзе - кешенеке. Минеке түгел. Усалланса да, сафлыгын Җуймады күңел! Беләм, кемдер тешләгәнгә Кемдер - тез чүгәр. Кемдер җанының карасын Чыгарып түгәр. Һәм сүгәр. Ә үзенең Гаебен - аклар. Соң тамчы сөюен шулай “мин“ диеп таплар. ... Яши белеп яшәмәсәң Нигә ул яшәү? Сүзләр тансык бу заманда Алтындыр дәшмәү! Әллә заман, әллә мин үзгәрдем! Гөлинә ШӘЙХИ #tatmediajunior
Back to Top