Рәфис Атаказ

Рәфис Атаказ, юмор остасы: - Изоляция вакыты, җәмәгать – тормыштан төшеп калдык дигән сүз түгел. Газета-журналларга язылу дәвам итә. Онлайн рәвештә сайтына керәсез дә, үзегезгә, туганнарыгызга, әти-әниегезгә языласыз. Яраткан журналым – “Казан утлары”. Ул мәхәббәт әнидән килгән, чөнки әни 70 нче елдан бирле шушы журналны алдыра, бүгенге көнгә кадәр укый, һәр елныкын аерым-аерым җыеп бара. Һәм мин кечкенәдән үк бөтен татар әдәбиятын “Казан утлары” журналы аша белдем.
Back to Top