Мөселман булмаганнар турында гайбәт сөйләргә ярыймы? | Имамнан сорыйк
Әдәп темасына кагылышлы сорауларга “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Рөстәм“ мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирә.
01:40 Әдәпнең хәзерге вакытта дәрәҗәсе нинди?
06:13 Мөселман булмаганнар турында гайбәт сөйләргә ярыймы?
13:31 Әгәр дә өстәлдән ризык яки әйбер төшсә, аны өстәлгә алып куярга ярыймы?
18:20 Минем бик зур проблемам бар. Мин бик еш һәм һәрвакыт диярлек алдыйм. Нәрсә эшләргә?
23:15 Әгәр дә Коръән мөсхәфе берәр тышлыкка төрелгән булса, аны тәһарәтсез тотып буламы?
25:33 Кеше акчаны алып тора да, озак кайтармый. Мөселман кешесе бу очракта ничек йомшак итеп аңлатырга тиеш?
32:23 Белмичә хәрам ризык ашадым. Нишләргә?
34:18 Мин очраклы рәвештә башкаларның әйберенә кагылдым. Сорамыйча. Билгеле мин аны үз милкемә алмадым, тик шулай да моның өчен гөнаһ буламы? Ә башкаларның әйберен сорамыйча алсам, миндә гөнаһ бармы?
ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
Телеграм каналларга кушылыгыз