Корт, тура яисә кызыл эремчек.
Корт, тура яисә кызыл эремчек.
⠀
Безнең якларда “корт”, дип йөртәләр. Әтинең сеңлесе, Миннегаян апа, минем һәр катйканыма бик оста иттереп әзерләп куя аны. Гөбәдия пешерергә уйласаң, корттан башка булмый. Аның өчен кортны ит-тарткычтан чыгарып әзерләп куясың. Ә инде балачактан ук күз алдында – корт белән тәмле авыл мае бергә, бер савытта, кунак килсә дә, үзебезгә дә. Бик тәмле була иде бит ул, хәзер дә тәмле.
⠀
Соңгы тапкыр кайтуымда Миннегаян ападан махсус сорашып, интервью алдым әле☺️
✓1 чиләк сипарат сөтен кайнатып чыгарырга
✓1 бидон (3 л.) авыл катыгын саласың
✓Сөт өреп чыга да, шуны кызарганчы кайнатасың
✓Сүндерер алдыннан, ярты чашка авыл маен һәм 1 чашка шикәр комын саласы.
✓Болгатып матур төскә кергәнче кайнатып торасың.
✓Гөбәдиягә кирәксә, суынгач ит-тарткычыннан чыгарып куясың.
⠀
☺️Миннегаян апаның морозильнигында һәрвакыт корт бар) Кайчан кайтып кермә – “Кортың бармы әле, әйдә бирәм”, дип кенә тора ул.
⠀
Авыл кортына бернинди кибет корты җитми инде! Сыйфаты белән дә, тәме белән дә.
⠀
💞Ә сез корт я