Муса Җәлил. Бер үгет // Гыйлем

(Кешелек турында) Мин күп күрдем филдәй кешеләрне: Киң күкрәкле, тимер бәдәнле. Тик күрәсе иде эше белән Кеше булган иң чын адәмне. Кем сокланмас көчкә, тимер сынса Һәм су чыкса баскан эзеңнән. Тик ни файда, көчең филдәй булып, Эшең булса чыпчык тезеннән. Эзе калсын керсез намусыңның, Ни үтсә дә синең кулыңнан. Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан! Һәр адымыңда синең туры акыл, Көчле йөрәк эзен күрсеннәр, Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр. Син яшәмә җирд
Back to Top