Җомга хөтбәсе Шәһәдәт кәлимәсенең аңлатмасының давамы

Ислам диненең беренче әркәне булып, шәһәдәт кәлимәсе тора: “Әшһәдү ән лә иләһә илләЛлаһ, вә әннә Мөхәммәд расүллаһ”. Ул Ислам диненең нигезе, калган әркәннәр аңа нигезләнә. Әгәр шушы нигез сәламәт, нык икән, калган гамәлләр төзек, дөрес һәм кабуллардан булыр, аны әйткән кешегә файда китерәчәк. Ә инде нигезе зәгыйф икән, димәк, калган гамәлләр дә бозык һәм файдасыз. Ул кеше кыямәт көнендә дә, бу дөньяда да кайгы-хәсрәттә булыр. Шушы нигезебезнең дөрес, төзек, нык булуын теләсәк, аның мәгънәсен аңларга һәм тормышыбызны шул нигездә корырга тиешбез. Хаталы салынган нигез тотрыклы түгел, көннәрдән бер көнне ул ишелергә мөмкин. Гадәти ятлау белән әйтелгән әркәннең дә файдасы юк. Аның мәгънәсе белергә һәм аңларга кирек.#вагаз #хутба #islam #الإسلام #татарча #таухид
Back to Top