Солдат даны

Солдат даны 2024 елда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 79 ел тулды. Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 79 ел аерып тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән ерагайса да, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге әһәмияте безнең күңелләргә якыная бара. 21 май көнне Бәзәкә мәдәният йортында урнашкан “Геройлар аллеясына” сугышчан бүләкләргә ия авылдашларның портретларын урнаштыру уңаеннан “Солдат даны” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче Ф.Башарова Беренче бөтендөнья сугышында катнашып 4-нче дәрәҗә “Георгий медале” белән бүләкләнгән Муллахметов Минәхмәт, бүгенге көнгә Бәзәкә тарихында бердәнбер 4-нче дәрәҗә “Георгий тәресе” кавалеры Мифтахетдинов Минһаҗетдин, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән авылдашлар Ахметзянов Сабир һәм Гатауллин Рәфгетдин турында мәгълүмат җиткерде, каһарманнарның портретлары аллеяга урнаштырылды. Чарада Мифтахетдинов Минһаҗетдинның туганнары Гөлнәфис һәм Дамира Закировалар да катнашты. Дамира Закирова чыгыш ясап, кичәгә алып килгән “Георгий тәресе” белән таныштырды, аның бер гасырдан артык тарихы турында сөйләде. Бүгенге көндә “Геройлар аллеясы”нда Бәзәкә авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашып сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән 102 ветеранның портреты тора. Бу мәгълүмат бизяки.рф сайты волонтерларының тынгысыз эзләнүләре нәтиҗәсе. Әлеге чара да бизяки.рф сайт материалларына нигезләнеп үткәрелде. Еллар уза, әмма дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарны онытырга безнең хакыбыз юк. Ф.Башарова.
Back to Top