«Күңелле әлифба» дәресләре. №29 – «В» хәрефе_авазы_ Звук_буква «В»

«Күңелле әлифба» дәресләре. №29 – «В» хәрефе/авазы Вакыт, вакыт, вакыт! Дәрескә барырга вакыт, уйнарга вакыт, йокларга вакыт, ашарга вакыт! Бар нәрсәгә дә вакыт кирәк! Ә вакыт сүзенә – «В» хәрефе! «Күңелле әлифба» дәресе бик үзенчәлекле яңгырашлы [W] «В» хәрефе/авазы өйрәнүгә багышлана. Гөлфия апа төрле рәсемнәр күрсәтеп, балаларның сүз байлыгын артырыр, күңелле шигырьләр сөйләр. Укытучы апа балаларны «В» авазын әйтергә, басма хәрефне язарга, язмасын танырга өйрәтер. «СалаваТИК»лар Муса Җәлилнең танылган «Сәгать» шигыренә язылган җырны башкарып, балаларны яңа төшенчә белән таныштырыр. Дәресне ахырына кадәр караган нәни укучыларны «Күңелле әлифба» проектының видеосын карарга чакырабыз! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Уроки «Весёлая азбука». №29 – Звук/буква «В» Время, время, время! Время идти на урок, время поиграть, время идти спать, время покушать! На всё нужно время! А слову время необходима буква «В»! Очередной урок «Весёлой азбуки» посвящен изучению особенной по звучанию букве «В» [W]. Гульфия апа, показывая различные картинки, расширяет словарный запас детей, рассказывает весёлые стихи. Преподаватель объясняет, как правильно произносить звук, написать печатную и прописную букву «В». Группа «СалаваТИК» исполняет песню «Сәгать» («Часы»), написанную на стихи Мусы Джалиля. В конце занятия детей ждёт просмотр увлекательного видео проекта «Күңелле әлифба». Давайте изучать азбуку весело!
Back to Top