Быел башкорт балы булмаска охшый

Башкортстан умартачылары быел балсыз калырга охшый. Республиканың үзәк өлешендә өзлексез яңгырлар яуса, Урал аръягында, салкын булу сәбәпле, кортлар умартадан чыкмый. Хәзер юкә белән көнбагышка гына өмет кала ди Башкортстан умартачылары. Рәсмиләр исә умартачылар балсыз калмас дип ышандыра. Әмма умартачылар моңа инде ышанмый.
Back to Top