Келле лифба дреслре. №34 авазы_хрефе _ Уроки Весёлая азбука. №34 звук_буква

«Күңелле әлифба» дәресләре. №34 – «Җ» авазы/хәрефе Эх, җылы, җиләкле җәйләрдә, җәймә җәеп җимешле чәй эчеп, җайлап, җырлар тыңлап утырасы иде! Сез дә Гөлфия апа кебек җәйне сагынасызмы? Димәк, бүгенге «Күңелле әлифба» дәресенә җылы җәйге җил алып килгән «Җ» авазын/хәрефен өйрәнербез. Һәм җилкән, җайдак, җиде, җиләк һәм әлбәттә җәй кебек сүзләрне искә төшербез. Дәрестә шулай ук Гөлфия апа нәниләрне ««Җ» авазын әйтергә, койрыклы басма хәрефне язарга, язмасын танырга өйрәтер. «СалаваТИК»лар бу юлы «Ел фасылларын»а багышланган җырны башкарыр. Дәрес ахырында укучыларга − күчтәнәч! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник! Уроки «Весёлая азбука». №34 – звук/буква «Җ» Эх, вот бы сейчас было лето... Мы бы расстели плед и сидели пили чай с вкусными ягодами, пели песни... Вы тоже соскучились по лету, как и Гульфия апа? Тогда самое время посвятить выпуск «Весёлой азбуки» изучению татарской буквы/звука «Җ». И вспомнить слова, начинающиеся на эту букву с хвостиком. Также во время урока Гульфия апа научит малышей правильно произносить звук, писать печатную и прописную букву «Җ». А «СалаваТИК»и исполнят задорную песню про времена года «Ел фасыллары». Всех, кто досмотрит урок до конца, ждёт сюрприз! Давайте изучать азбуку весело!
Back to Top