БЙРМ БЕЛН СЕЗНЕ ГЗЛКЙЛР АВТОР ИРЕК ГАБДРАХМАНОВ

БӘЙРӘМ БЕЛӘН! Бар Җир шары бүген дулкынлана- Ярсып тибә кайнар йөрәкләр! Бәйрәмегез белән, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР, Чынга ашсын барча теләкләр! Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә, Яхшы кәеф, шатлык-куаныч! Бәхет белән тулсын гомерегез- Сезнең шатлык безгә юаныч! кушымта: Әниләр һәм изге дәү әниләр, Апалар һәм гүзәл сеңелләр! Кодачалар... Уңган кодагыйлар, Балдызкайлар... Алчак җиңгиләр! Газизләрдән газиз Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! Бәйрәм белән якын әхирәтләр, Безгә таныш түгел ханымнар! Бәйрәм белән сезне Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! Иңегезгә кунсын фәрештәләр, Сагышлардан Сезне сакласын! Җан әрнеткеч бала кайгыларын- Һич күрергә Сезгә язмасын! Озын гомер... Якты аяз көннәр, Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз! Сезгә атап котлаулар язабыз, Сезгә атап җырлар җырлыйбыз! кушымта: Әниләр һәм изге дәү әниләр, Апалар һәм гүзәл сеңелләр! Кодачалар... Уңган кодагыйлар, Балдызкайлар... Алчак җиңгиләр! Газизләрдән газиз Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! Бәйрәм белән якын әхирәтләр, Безгә таныш түгел ханымнар! Бәйрәм белән сезне Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! ----------------------------------------- Бәйрәмегез сезнең күңелләргә, Һәрчак назлы язлар китерсен! Мәңге яшәгез сез, гүзәлкәйләр, Күгегезгә йолдыз сибелсен! Без телибез сезгә шатлык-бәхет, Тормыш гөлләрегез сулмасын! Чәчкә кебек сезнең гомерләргә, Беркайчан да кырау кунмасын! кушымта: Әниләр һәм изге дәү әниләр, Апалар һәм гүзәл сеңелләр! Кодачалар... Уңган кодагыйлар, Балдызкайлар... Алчак җиңгиләр! Газизләрдән газиз Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! Бәйрәм белән якын әхирәтләр, Безгә таныш түгел ханымнар! Бәйрәм белән сезне Җаннарыбыз, Бәйрәм белән Сезне Алтыннар! Ирек Габдрахманов көе һәм сүзләре #татарэстрадасы #татарскаяэстрада #казань #татарстан #башкортстан #ирекгабдрахманов #Ирек_Габдрахманов
Back to Top