Саба районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» яшь комбайнчыларның 16 нче республика конкурсы финалы узды
Шушы көннәрдә Саба районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» яшь комбайнчыларның 16 нче республика конкурсы финалы узды. Әлеге бәйге безнең Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, һәм Казан аграр университеты белән берлектә үткәрелә.Бөтен республикадан иң яхшы яшь комбайнчылар үзләренең теоретик белемнәрен, техниканы белүләрен күрсәттеләр һәм бөртеклеләрне җыеп алу турында сөйләштеләр. Күпләр хәтерли - ашлык җыю вакыты җитү белән, республикада яңгырлар ява башлады. Шуңа күрә һәр көн ялсыз, яшь механизаторлар кырда эшләп югары күрсәткечләргә иреште, быел 3 миллион 800 мең тонна ашлык җыеп алынды. «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсы инде икенче тапкыр Саба аграр көллияте базасында уза. Ул укытуның иң заманча технологияләре белән җиһазландырылган, ә укытучылар ел саен безнең авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерли.