Морзалар төзеткән мәчет hәм сарай! Бүздәк районы Килем авылы! Башкортостанга сәяхәт 3

Башкортстанда иң борынгылардан саналган бу мәчетнең тарихы Русиядә данлыклы морзалар Тевкелевлар кавеме белән турыдан-туры бәйле. Тарихи чыганакларда Килем мәчете төзелешенә әлеге кавемнең берничә буын вәкилләренең үз өлешен кертүе теркәлгән. Ә төзелешнең нәкъ менә 1821 елда тәмамлануын исбатлаучы тактаташ хәзерге вакытта мәчетнең үзендә кадерләп саклана. Гомумән, Килем мәчетенең даны электән килә, чөнки биредә мәдрәсә дә эшләгән. Октябрь инкыйлабына кадәр тоташ бер гасыр дәвамында Килем мәдрәсәсе Бүздәк төбәгенең генә түгел, ә төбәктәге авыллар өчен дә мәгърифәт үзәге санала. #башкортостан #килем #буздяк #ислам #татарстан #татары #истории #дворяны #морзалар #башкирскиетатары #башкиры
Back to Top