Очень красивая песня! КАМАЛИЯ Чабырлы тау.

“ЧАБЫРЛЫ ТАУ“ Айзат Шәйхелмәрдән көе Фәйзерахман Зайнуллин сүзләре Кама Тамагы районының Келәнче белән Бәки авыллары арасында борынгыдан кешене үзенә тарткан урыны - Чабырлы тавы бар. Чабыр тавы - изгеләр урыны. Яз көне Чабыр бите сап-сары адонис чәчәкләре белән капланган була. Җәй айларында халык өчен изге булган чабыр үләне (чабрец) хуш ис тарата. Чабыр тавында берничә изгеләр чишмәсе бар. Бу як авылларында яшәүчеләр, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, тауга Чабыр бәйрәменә җыела торган булганнар. Чабыр бәйрәме бөтен тирә-якта иң танылган һәм иң олы булып саналган. Аны июль башында билгеләгәннәр. Шушы җиргә мәхәббәтне җыр аша да аңлатканнар. Между деревнями Клянчеево и Бикеево Камско-Устьинского района есть древнее место притяжения - Чабыртау. “Чабыр үләне“ в переводе с татарского означает “чабрец“. Это место считается святым. Многие века на это место собирались тысячи гостей от Волги до Свияги на грандиозную ярмарку. Сейчас жители Клянчеево решили возродить старую традицию. Уже второй год в начале июля здесь проходит праздник “Чабыр җыены“.
Back to Top