nocturne 5

юлыңа уралыйм; нәселсез көн булып - календарь калдыгы - бер аксак көчектәй, чорналыйм кышыңа. аерым затларга күнеккән урамнар, бу икәү узганда фонарьлар утыннан, гасырны гаепләп пошыныр; каршыңа, китерәм кичләрнең чәнчүле ылысын, күңелле пабларның күк томан-төтенен; ишеттеңме, кичә вак яңгыр түбәдән джаз сыкты, иркәләп арыган җир тәнен?.. сизмәдең, ахрысы: сез торган кыйтгада яңгырлар башкача йөренә күк аша... тигезлек билгесен бетерәм дәфтәрдән; һәм яңа бер бульвар олтанга ябыша... һәм яңа язмышның күлмәген киямен, килешә; шунлыктан - хуш, гудбай узганга... ярату кырында мин белгән иң соңгы тузганак таҗларын очырды гудзонга.
Back to Top