“Иң яхшы күпбалалы гаилә” край конкурсының сайлап алу туры узды
Тәрбиягә бала алу бик җаваплы эш. Әлеге гамәлгә һәркем батырчылык итә алмый. Әмма бер-ике бала алган кайбер гаиләләр аның белән генә тукталып калмый.
Төбәгебездә олы йөрәкле гаиләләр саны бик күп. Шуларның иң яхышлары “Алмаш гаилә” традицион край конкурсында катнаша. Быел аның зональ этабы 13нче сентябрьдә Бардада узды. Биредә Оса, Барда, Елово муниципаль округларыннан килгән вәкилләр катнашты. Бу көнне шулай ук “Иң яхшы күпбалалы гаилә” край конкурсының сайлап алу туры узды. Биредә дә Барда, Оса, Еловодан гаиләләр үз-үзләрен тәкъдир итеп, җиңүче исеменә лаек булу өчен дәгъва кылды.
Барлык гаиләләргә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, яңа казанышлар һәм бәйгенең край этабында җиңүләрен телибез!