Найля Булатова - “Шиңгән чәчәкләр“

Авторы Рим Хасанов (музыка), Ринат Муслимов (слова). Стала народной песней. Яз көннәренә олы ямь өстәп, Аккошлар кайтты син киткән яктан. Сәламнәреңне алар әйтмиләр Миңа ерактан, миңа ерактан. Сиңа дип атап чәчкәләр җыйдым, Җыйган чәчкәләр шиңделәр инде. Кайтыр әле дип көткән өметләр Сүнделәр инде, сүнделәр инде. Шиңгән чәчкәләр кабат терелер, Кайту хәбәре синнән килгәч тә. Сүнгән өметләр кабыныр яңадан, Сине күргәч тә, сине күргәч тә.
Back to Top