Минераллар

Кеше минераллар белән күптәннән таныш. Башта ул аларны корал итеп, соңрак тормыш кирәк-яраклары һәм кыйммәтле таш итеп файдалана. Хәзерге вакытта минераллар кулланылмаган бер генә эшчәнлек сферасы да юк. Нәрсә соң ул минерал? «Минерал» сүзе тау токымы, таш яки руда кисәген аңлаткан борынгы герман термины «минера»дан килеп чыккан. Бүгенге фәнни караш буенча минерал ул геология процесслары барышында барлыкка килгән кристалл структуралы табигый химик кушылма. «Җир Минераллары» залында кыйммәтле, ярымкыйммәтле ташлар, минераллар, кристаллар һәм аларның җыелмалары күрсәтеләләр. Экспонатлар арасында төрле илләрдә табылган уникаль үрнәкләр дә бар. Алар арасында йөз илле килограммлы Заир малахиты, Индиядән окенит секрециясе, Калифорниядән таш тозы.
Back to Top