Комсомол кне белн!

Ижау шәһәреннән татар кешесе Фердинат Касыймов үз йортында комсомол музее ясаган. Әлеге идея хатыны Резидә белән уртак фикергә килешеп тормышка ашырылган. Эшне 25 ел элек башлаганнар, җиһазларны бөтен гаиләдән җыйганнар, әби-бабайдан күп әйбер эләккән, хәтта, ерак туганнар да читтә калмаган. Музейда Франция почмагы да бар икән, Фердинат абыйның кызы шул ил кешесенә кияүгә чыгып, хәзер Парижда яши. Кайвакыт шунда менеп, әби-бабайларны, әти-әниләрне искә алып, елап та ала икән ул. Комсомол көне белән!
Back to Top