Самая известная татарская песня/Ак каен/Татарский по-песням

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен. Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем, Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең. Кушымта: Ак каен, син яшә, карама син безгә Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син. “Сөям, - дидең син, - башканы”, шаулап куйды зифа каен “Исәнме”, - дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен. Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә. Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә “Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә. Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен, Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен. Кушымта: Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен? Ник мине гомергә син ялгыз итәсен? Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным. Без сөя белмәдек, без бүген аеры-ы-ым
Back to Top