Ярат ле мине_Халис_Ширмн

*** Ярат әле мине! Беркемне дә болай яратмаган кебек, Елый-елый, Көлә-көлә Ярат әле мине... Беркемгә дә ихлас әйтә алмаганны – Серләреңне, сүзләреңне Сөйлә әле миңа... Күрәсең бит, синең назларыңа Мин дә өзелеп Җавап биргәнемне... Ике гашыйк – Ике җүләр бергә очрашсын да, Дөнья купсын күчәреннән! Һәм әйтсеннәр: “Алар исергән бит Соңга калган сөю хисләреннән!”... Көтеп алган сөю хисләреннән... Халисә Ширмән
Back to Top