СӘЙЛӘН – Утыр. Сөйләшик әле бер 2FAN

Утыр. Сөйләшик әле бер. Чәйләп тормасак ярый. Җылылык бирмәделәрме? Ничек яшисең туңмый? Такы-токы ашыйсыңмы, баскан килеш чөмереп. Тартасыңмы бер-бер артлы сәгать саен? Ни диеп сораулар яудырам сиңа? Болай да аяз, ачык. Әнә тагын тәрәзәдә сентябрь калдырган чык, Әнә тагын соры болыт асылынган шәһәргә. Бу шәһәрнең көзе моңсу. (Килешкәндәй баш ия) Бармакларың кызарганнар. Кесәңә салып җылыт. Бәгырькәеңне өшетсәң, Кайда саласы? Оныт. Кирәкмәгән сорау биреп пауза ясамыйк әле. «Җылылык бирмәделәр» – ди. Башына киеп йөре. Укый Ләйсән Миннәхмәтова – Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты:
Back to Top