Татар ризыгы «Юка» пешерү.mp4

9 нче көн биреме «Юка» пешерү. «Юка» дигәч балачак искә төшеп китте. Әни гел пешергәне хәтердә. Без су буенда бәбкә саклаганда, вакыт әкрен уза кебек. Инде сөйләшеп тә, уеннар да уйнап арыйсың, кайтырга чакырмыйлар. Шулчак «карый торыгыз әле» дип күршеләргә калдырасың да, тиз генә өйгә чабасың. — Әни, бәбкәләрне меңгерсәң ярыймы? — Чү, инде, әле төшеп кенә киттегез. Бераз үлән чүпләсеннәр.— дип, ул кире бора. Шулчак өстәлдән яңа пешеп чыккан берничә кайнар юканы эләктереп төшәсең дә, иптәшләр белән бүлешеп, тамак ялгап аласың. Арганнар онытыла. Рәхәт булып китә. Яңа язгы яшел чирәмдә тагын уйный-уйный ярты көн үткәне сизелми... #гаиләтабыны2024 #тәмлемарафон #тәмлебулсын2024 #чәйэчкәндә
Back to Top