Коръән, багышлау догасы Альберт Гизатов
ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ ДОГА КЫЛЫЙК!
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. каршына бер сәхабә килеп “Мин иң элек кемгә изгелек күрсәтергә тиеш?” дигән сорау биргән. Расүлебез с.г.в. аңа “Әниеңә” дип җавап кайтарган. Шуннан соң сәхабә кабатлап тагын сораган: “Әниемнән соң кемгә изгелек кылыйм?” - дип. Пәйгамбәребез икенче тапкыр да : “Әниеңә” - дигән.
Өченче тапкыр да шулай кабатланган. Дүртенче тапкыр сорагач кына Пәйгамбәребез “Әтиеңә” дип җавап бирә. Ягъни бу хәдистән аналарның атага караганда никадәр өстенрәк икәнлеген, зур дәрәҗәдә булуларын ачык аңлыйбыз. Иң беренче хакыбыз аналардан башлана.
Аллаһы Тәгалә безне – мөселманнарны ничек һәм нинди догаларны кылырга үзе өйрәтә. Аналарыбызга багышлап без “Раббир хамһума кәмә раббайяни сагиран” дигән сүзләрне әйтеп йөрергә тиешбез. Аның мәгънәсе шул булыр: “Әй, Раббым, әти-әниемнең барлык гөнаһларын, хаталарын гафу ит, мине кече вакытта, бала чагымда тәрбияләгәнгә күрә. Ягъни үземдә булган бурычымны сорыйм – Синең рәхмәтеңдә булсыннар иде”.
Ибраһим галәйһиссәләмнең тагын бер догасы бар. Аның үз ата-анасына багышлый торган дога Коръәни Кәримнең Ибраһим сурәсендә килә: “Раббанагъфирли вә ли вә лидәйә вә лил мүьмининә йәүмә йәкумуль хисабе”. Аның мәгънәсе шул: “Әй, Раббым, минем әти-әниемнең, барча мөэминнәрнең, иман китергән бәндәләрне гафу ит. Хисап, Кыямәт көнендә дә Үзеңнең киң кодрәтең белән барчабызның гөнаһларын гафу ит”.
Киң кодрәткә ия булучы Аллаһу Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләрен дә онытмасак иде. Ходай Тәгалә, һәрбер ата-анага балалар игелеге насыйп итсен. Мөхтәрәм кардәшләр, бәйрәм көннәрендә генә түгел, исән-сау булучы, ә фани дөньядан киткән булсалар аеруча, һәрдаим ата-аналарыбыз өчен догада булыйк.